



Эльвира, сезгә игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.Барлык җырларыбызны белеп торасыз, фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне җиткерәсез, теләкләр язасыз.
Ә "Сагыну" җырына килгәндә, үзегез дә беләсез инде, программа төзегәндә һәрбер тамашачының теләкләрен, сорауларын искә алып бетерү мөмкин түгел. Ул очракта 15-16 сәгатьлек концерт килеп чыгар иде. Үз күзлегебездән, программаның тематикасыннан һ.б. чыгып җырлар сайлана. Шулай да, теләкләрегезне белдерүегез өчен рәхмәт. Истә тотарбыз, кирәк дип тапсак, яңа программага да кертербез әлеге җырны.






Сайтта, нигездә, клипларны иң беренче булып сез күрәсез. Башта алар, әлбәттә, телеэкраннарда чыгарга тиеш. Шуларның берсе - "Алтын таулар". Аннан соң Илдар белән икебез башкарган җырның клибы күрсәтелә башлаячак. Һәрхәлдә, сайтта һәм "В контакте"да анонслар булачак, демо версияләре куелачак, танышып барыгыз.








Как только появится возможность

